“Басудагысы түгел, амбардагысы ашлык” дигән гыйбарәнең дөреслеген беркем инкарь итә алмый. Чөнки кырлар алтынга манылган төсе белән никадәр сөендерсә дә, ындыр табакларына ашлык кайтмыйча һәм аны саклагычларга урнаштырмый торып игенченең эшен тулысынча бәһалап булмый. Уйлап карасаң, ашлыкны җыеп алу гына түгел, аны урнаштыру дә мәшәкатьле. Басудан кайтарлыган игенне җилгәреп саклагычларга урнаштыру өчен ындыр табаны хезмәткәрләре никадәр хезмәт куя. Җилгәрү-киптерү комплекслары белән җиһазландырылган хуҗалыкларда мондый мәшәкать юктыр да соң. Куйбышев исемендәге кооперативның Иске Балтач звеносында ашлыкны җилгәреп урнаштыру традицион технология буенча башкарыла. Көшелләрне ОВС-25 җилгәргече ярдәмендә чистарталар. —Хуҗалыкта урып-җыю эшләре башланган көннән безнең звено ындыр табагына сигез мең центнердан артык ашлык кайтарылды. Көшелләр озак ятмый. Ашлыкны вакытында җилгәреп урнаштыру хәстәрен күрәбез. Чистартлыган уңышның бер өлеше урындагы саклагычка урнаштырылды. Иске
Балтач пенсионерлары кул кушырып утырмый
7 сентября 20187 сен 2018
22
2 мин