Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Урлыйбыз да очабыз, матур кызлар кочабыз!

Алтай Пенсия фондының Кош-Агач районы идарәсенең ике хезмәткәре туган-тумачалары белән Кырым һәм Сочи тарафларында ял итеп кайткан. Бик яхшы булган, дисезме? Юк шул менә!

Бу ике адәм актыгы үз исәбенә генә ял итмәгән, дәүләт казнасыннан зур гына сумма чәлдергән. Хезмәткәрләрнең берсе 172 мең сум урласа, икенчесе 56 мең сумнан күбрәк акча үзләштергән.

Тик прокуратура эзләренә төшкән боларның. Хәзер аларга бик уңайлы булмаган шартларда - рәшәткә артында "ял итәргә" туры килмәгәе.

Фото: all.mw.ru сайтыннан