Социологлар русиялеләрнең нинди халыкларны ныграк яратмавын ачыклаган, дип яза "Газета.Ру" сайты.
Сораштыруда катнашкан 1600 кешенең фикеренә таянып төзелгән рейтингны чегәннәр башлап җибәрә. Респондентларның һәр өченчесе, Русиядә шушы этнос кешеләре яшәүне чикләргә кирәк, дип исәпли. Әйткәндәй, бер ел эчендә шундый фикергә ия булучылар саны ике тапкыр арткан.
Кытайлылар да халыкның ачуын китерә икән. Респондентларның 31 проценты аларны бик өнәп бетерми. Моннан тыш, күп кенә русиялеләр илгә вьетнамлылар килеп тулуына каршы. Бер ел эчендә андыйлар 12дән 26 процентка кадәр арткан.
Дәгъваларның иң азы яһүдләргә: аларны халыкның 12 проценты гына илгә кертмәс иде. Ә былтыр бу күрсәткеч нибары 4 процент булган. Димәк, илдә антисемитизм дигән зәхмәт тә үсә...
Фото: ntv.ru