Узган шимбәдә(25 август) Сабада мавыктыргыч спорт чаралары – триатлон буенча район чемпионаты һәм ”Сабантуй” комплексындагы баудан үреп ясалган, агачларга тарттырылган трассадан узу ярышлары үткәрелде.
Районда спорт корылмалары күп хәзер, алардан файдалануны тагын да нәтиҗәлерәк итү мөһим. Ярышның максаты да шул. Башта үзләрен альпинист итеп күрергә теләүчеләргә старт бирелде. Җирдән 6 метр биеклектә сузылган, гомуми озынлыгы 240 метрлы бау буйлап (балалар өчен 130 метрлы аерым трасса) төрле каршылыклар аша үтәргә кирәк иде. Иң игътибарга лаеклысы шул: зурлар ярышка балалары белән килгән. Сабадан Илдар Зарипов трассаны 10,4 минутта узып, 45 яшьтән өлкәннәр арасында 2нче урынны алды. Кызы Динә 8-10 яшьлекләр белән ярышып – 3нче, улы Динар 10нчы булды. Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Айдар Гәрәевның 3 яшьлек кызы Наилә әлегә күбрәк әтисе җилкәсен кулай күрсә, 10 яшьлек абыйсы Искәндәр үз яшьтәшләре арасында җиңү яулады. Айдар Гәрәев та шулай ук иң яхшы нәтиҗә күрсәтте. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Ирек Гарипов та ярышта гаиләсе белән катнашып, үзе – 1нче, уллары Ранил – 2нче, Фаил 5нче булдылар. Ир-егетләр арасында абсолют нәтиҗәне Нәркис Фәйзуллин (5,11 минут), хатын-кызлардан Адилә Каюмова (9,48) күрсәтте. Баудан йөрүне спортның экстрим төренә кертергә була. Кызыксынып китеп, үзем дә иминият ыргакларын эләктермичә, башка шлем кимичә генә бауга менгән идем – 1000 сум штраф белән кисәттеләр. Ә болай 200 сумыңны түләп, саклык чаралары күреп, һәркөнне экстремаль вәзгыятьтә була аласың. Рус әйтмешли, того стоит.
Шул ук көнне районда беренче тапкыр 23 кеше катнашында триатлон да (бассейнда 200 метрга йөзү, 15 километрга велосипед ярышы һәм 2400 метрга йөгерү) үткәрелде. Ир-егетләр арасында бассейннан иң яхшы күрсәткеч белән Саба егете Илназ Нуруллин (2,32) килгән иде. Велосипедта узышканда аны параолимпия чемпионы Рушан Миннегулов белән Илшат Җиһаншин куып җитте. Төп лидер йөгергәндә ачыкланды. Биш ел олимпия резервлары көллиятендә укыган Татар Икшермәсе егете, хәзер Идел буе спорт академиясе студенты Илшат Җиһаншин алга чыгып, триатлон чемпионы булды. Шулай ук үз яшь категорияләрендә беренчеләр ачыкланды. Хатын-кызлар арасында Язилә Галләметдинова абсолют җиңүче булды. Бүләкләү тантанасында башкарма комитет җитәкчесе Марат Ишниязов барлык катнашучыларга “Сабантуй” комплексында бер көн ял итүгә сертификат тапшырды, призерлар акчалата бүләк, Грамоталар алды. Җитәкче үзенең чыгышында спортчыларны Республика көненә багышлап үткәреләчәк роллерлы чаңгы, футбол, каршылыклар аша узу ярышларында да актив катнашырга чакырды.
Фәнил Мәүлетов.
Фоторепортаж:
Баудан үреп ясалган трассадан (веревочный парк) узу ярышлары