...Читать далее
Аллаһ исме белән башлыйм әле! -
Изге эшләр шулай башлана.
Һәм күкләргә багып дога кылам:
"Йә Ходаем, үзең ташлама!"
Һәм диварга килеп башы куям,
Кулны куям дивар өстенә.
Бер үрмәкүч пәрәвезен үргән -
Язып куган сыман "бисмилләһ".
Маңгаемны җир өстенә куям
Һәм ялварып сорыйм, тезләнәм.
Мин булмасам иде язмышымның
Бәхет-сынавына түзмәгән.
Һәм күкләргә багып дога кылам,
Йә Ходаем, үзең ташлама!
...Гаҗәпләнәм, әле шуннан соң да
Бәгыремдә күпме таш кала.