Район Хакимиятенең Информация-аналитика бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, яңа уку елында райондагы 24 мәктәптә 2231 укучы парта артына утырды, шуларның 197е — беренче сыйныф укучылары.
92 егет һәм кыз унберенче сыйныфта белем алачак.
Укытучылар саны районда 289 кешегә тиң.
Катлаулы да, зур җаваплылык та таләп иткән яңа уку елында укучыларга, аларның ата-аналарына, укытучыларга сәламәтлек, сабырлык, түземлек, үзара аңлашу һәм әлбәттә, уңышлар гына телисе килә.