Яңа уку елы башлану укучылар өчен генә түгел, аларның әти-әниләре өчен дә җаваплы чор.
Өлкән кызыбыз мәктәпне тәмамлап, вуз студентлары сафына басты дип, җиңел сулавыбызга күп тә үтмәде, төпчегебезнең белем йорты бусагасын атлап керер вакыты җитте. Бу җаваплы чорга әзерлекне бер ел алдан башладык: кичләрен, улыбызны балалар бакчасыннан алып кайткач, тырышып-тырмашып, хәреф, саннар танырга, укырга өйрәттек, уку әсбапларыннан төрле биремнәр эшләтеп мәш килдек.
Хәзер балалар беренче сыйныфка укырга өйрәнеп барырга тиеш шул. Укытучыларның таләбе шундый. Үзебезнең балачакны искә төшерәм дә, тагын бер гаҗәпләнеп куям: нишләптер элек андый шарт куелмый иде. Беренче сыйныфка килгәндә, бер хәреф тә танымаган малайлар һәм кызларны укытучы апаларыбыз тиз арада шатырдатып укырга гына түгел, матур итеп язарга да өйрәтә, төрле фәннәргә карата кызыксыну уята иде. Әлбәттә, теләге булган балалар, мәктәпкә килгәнче үк уку серләренә төшенә башлый, тик бу һич тә мәҗбүри эш түгел иде.
Заманы шундый булгандырмы: безнең укытучылар укучыларының кечкенә уңышлары өчен дә чын күңелдән сөенә, уңышсызлыклары өчен борчыла торган иде. Өлгәшмәүчеләрне, дәресләр тәмамлангач, өйләренә кайтып, тамак ялгагач, яңадан мәктәпкә чакырып, өстәмә шөгыльләнәләр, төшенеп бетмәгән темаларны җентекләп аңлаталар иде. Һәм бу һич тә акчага түгел! Ә хәзер эшләр ничегрәк? Бер дә мактап сөйләрлек урын юк. Кайбер әти-әниләр балаларын башлангыч сыйныфларда ук репетиторга йөртә, акчасын түгә. Башлангыч сыйныфларда да укучыларына материалны тиешле дәрәҗәдә аңлата алмаган укытучының һөнәри осталыгы ташка үлчим генә булып чыга.
Әнием гомер буена башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләде. “Үземнең күпьеллык тәҗрибәмнән чыгып, шуны әйтә алам: укучылар материалны дәрес вакытында тулысынча аңлап, ныгытып куярга тиеш. Бу — укытучының төп максаты һәм эш нәтиҗәлелегенең иң чагу күрсәткече. Өй эшләрен дә өеп бирү дөрес түгел, аларны балалар әти-әнисе ярдәменнән башка үзе эшли алырга тиеш”, — дип уртаклаша ул.
Ә бүген ни күрәбез: эштән арып кайткан әти-әниләр өчен өендә икенче смена башлана. Алар укытучы роленә керә, баласына мәктәптән аңламый кайткан дәресен төшендерә, биремнәрен башкарыша. Бахыр бала да, әлбәттә, кичен инде арыган була, аның башына әти-әнисенең тырышып-тырмашып тукыган белемнәрнең яртысы керәме-юкмы...
Башлангыч һәм урта сыйныфларда репетиторсыз гына булдырыр да ул әти-әниләр (әлбәттә, барысы да түгел), тик менә чыгарылыш сыйныфларда белем бирү базарында бу төр хезмәттән баш тартучылар бармак белән генә санарлыктыр. Ни дисәң дә, һәркем баласының, мәктәпне яхшы тәмамлап, киләчәктә кирәкле һөнәргә ия булырлык уку йортына керүен тели. Әлеге уңайдан халык арасында бик үк дөрес булмаган фикер яшәп килә: балаңны репетиторга йөртсәң, ул мотлак әзерләнгән уку йортына керә алачак, имеш. Болай дип уйлау дөреслеккә туры килеп бетмәскә дә мөмкин. Һәрхәлдә, танышларым арасында репетиторларга бик күп акчалар түгеп тә, БДИда кирәкле баллар җыя алмаганнар җитәрлек. Гомумән, репетиторның үз эшен сыйфатлы башкаруын ничек үлчәп була? Моның тәгаен кысалары юк бит.
Яшерен-батырын түгел, югары уку йортында да көчкә генә “өчкә” укып йөреп, диплом алып чыгучылар бихисап. Шундый танышларымның берсе белән сөйләшеп торырга туры килде.
— Мәктәптә эшләп карадым инде мин. Күңелемә хуш килмәде. Бала-чага да бик санлап бармады үземне. Шуңа нервыларым какшаганчы, дип, аннан киттем. Тик эшсез утырмыйм бер дә: урыс теленнән репетиторлык белән шөгыльләнәм. Өлкән сыйныф укучыларын БДИга әзерлим, — дигәч, таң калдым. Үзе урыс телен “өчле”лек кенә белгән кеше шундый җаваплы эшкә алынган бит! Сәгатенә 500-600 сум түли-түли аңа балаларын йөрткән әти-әниләр бик кызганыч тоелды.
Баланың беренче сыйныфка барганда укый белү-белмәве мәсьәләсенә килгәндә, бу бернәрсә хакында да сөйләми, ди галимнәр. Мәктәп бусагасын, картлар әйтмешли, “әлепне таяк дип тә белми” атлап кергән балалар арасында укырга өйрәнеп килгән яшьтәшләрен тиз арада куып җитеп, узып китүчеләр җитәрлек. “Балагызны укырга өйрәтеп китерегез!” — дип тәкрарлаучы укытучы үз бурычының күпмедер өлешен булачак укучыларының әти-әниләре җилкәсенә күчерергә маташадыр, дигән нәтиҗәгә киләсең...
Шулай итеп, күңелле мәшәкатьләр башлана. Яңа уку елы белән, дуслар!
Миләүшә ЛАТЫЙПОВА