Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Юл бирегез, яңа буын машиналары килә!

Әллә "Нива" алар, әллә "Жигули"?

Дөресрәге, "АвтоВАЗ"да җитештерелгән яңа "Лада 4х4". Ул "Дастр"дагы тулы приводлы шассида төзелгән, начар юлларда, олы йөк төяп тә йөрүгә җайлаштырылган.

Һичшиксез, автомобиль яхшы булачак. Күпләрне аның хакы кызыксындыра. Әлегә "Лада 4х4" класслы машинаны якынча 470 мең сумга сатып алырга була, ә "Дастр" өчен - 800 мең сумнан артык акча түләргә кирәк.

Яңа машина хакы да 800 мең сумнан ким булалмый, ди белгечләр. Аның каравы, ул 2021 елда инде конвейердан төшәчәк тә.

Бер карасаң, көтәргә күп калмады, икенче яктан - акча җыярга вакыт та бар. Ииих, җилдерәселәр бар икән!

Фото: BNEWS сайтыннан.