Әлеге бәйрәм быел унберенче тапкыр уза.
8 сентябрьдә, шимбә, “Орешник“ ял паркында хезмәт коллективлары арасында туристик слет була.
Район җитәкчелеге спорт сөючеләрне сәламләгәннән соң иң-иңнәргә ГТО билгеләре тапшырачак. Аннан коллективлар “Батырлар узышы“ каршылыклар полосасын узуда, футбол һәм волейбол ярышларында, аркан тартуда, туристик җыр башкаруда, пешекчеләр бәйгеләрендә сыналалар.
Слет барышында теләгән һәркем ГТО нормаларын да тапшыра ала. Коллектив белән табигать кочагында спорт ярышларында катнашырга теләсәгез, 89600588729 телефонына шалтыратып заявка бирергә мөмкин.