"Заманнарны санга сукмыйча искән җилләр генә әсәрләрне озын гомерле итә. Иң ихлас кичерешләр хәтфә булып җәелгән биләмәгә аяк басарга җыенабыз икән, саф күңел, яхшы теләкләр белән керергә язсын. Ландыш дигән кызыклы шагыйрәнең ихлас күңел дөньясы көтеп тора безне".
Ркаил Зәйдулла
Мин түгел ул хәзер –
Ялган «дус»лар хыянәтен тоеп,
Үрсәләнеп әрнеп елаган.
Яннарымда мәңге тугры булган,
Чыннары бар, мең кат сыналган.
Мин түгел ул хәзер –
Җан сөйгәнем ятны кочкан чакта,
Үкси-үкси җирне тырмаган.
Янәшәмдә ныклы терәгем бар,
Күзләремә карап туймаган.
Мин түгел ул хәзер –
Нахак сүзләрдән соң, сыгылып төшеп,
Үз җанымны үзем кыйнаган.
…Сабырлыклар биргән АЛЛАҺЫМ бар,
Шөкер,
Акылым бар, аны тыңлаган!
Ландыш Габдрахманова иҗаты белән биредә танышырга мөмкин: ЛАНДЫШ ГАБДРАХМАНОВА: КҮҢЕЛ КАПКАСЫ