Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Ә пистолет уенчык булып чыккан

Мәскәү шәһәрендә 27 яшьлек җинаятьче, пенсионер ирне, пистолет белән куркытып, алай гына түгел, башына ике тапкыр сугып, сумкасын талап алмакчы булган.

Тик пенсионер куркаклардан түгел икәнлеген күрсәткән: талаучыга бирешеп тормаган, үзе дә аны дөмбәсли башлаган.

Җинаятьчегә табанын ялтыратудан башка чара калмаган. Әмма ул ерак китеп өлгермәгән, ярты сәгатьтән хокук сакчылары аны кулга алган.

Җинаятьченең пистолеты уенчык булып чыккан.

Фото: 360tv.ru сайтыннан