Башкортстанда эш хакы кимендә 30 мең сум булган яңа вакансияләр билгеле булды, дип хәбәр итә “Башинформ” агентлыгы.
Менә шуларның кайберләре: - Мәшгүльлек хезмәте мәгълүматлары буенча, Мәчетле районында Олы Ыктамак үзәк район дәваханәсенә табип-педиатр таләп ителә. “Авыл табибы” программасында катнашу мотлак. Хезмәт хакы – 32 мең сумнан артык. - Федоровка районында “Башкорт казы” җәмгыяте технологны эшкә кабул итә. - Чишмәдәге “Башкир-Агроинвест” җәмгыятенә кимендә бер еллык эш тәҗрибәсе белән тракторчы-комбайнчы таләп ителә. Аерым очракларда матди ярдәм каралган. Хезмәт хакы – 80 мең сум. - Уфадагы “Руда булмаган материаллар” җәмгыятье югары белемле һәм кимендә биш ел эш тәҗрибәсе булган бухгалтер эзли. Хезмәт хакы – 35 мең сум. - Уфада эшләү өчен “Грация” җәмгыятенә тәҗрибәле УЗИ табибы кирәк. Бер үк вакытта берничә урында эшләргә мөмкин. Шәхси клиникада эшләү тәҗрибәсе булса, яхшырак. Хезмәт хакы – 35 мең сум. - Шушы ук клиникага тәҗрибәле табип-ортопед таләп ителә. Шәхси клиникад