КУЧКАР. Тормышыңның серле яклары якыннарыңда кызыксыну уятыр. Бу — алар синең өчен борчыла, дигән сүз. Эштә яңа идеяләр тәкъдим итү өчен уңай вакыт түгел. ҮГЕЗБОЗАУ. Танышулар өчен уңайлы чор түгел. Шулай да борчылма, акрынлап барысы да җайга салыныр. Эшлекле командировкалар, килешүләр нәтиҗәле булыр. ИГЕЗӘКЛӘР. Яраткан кешеңнең фикеренә колак салырга кирәк. Юл куярга өйрән. Әлегә ял итәргә вакыт җитми, әмма моның карьера үсешенә китерү ихтималы зур. КЫСЛА. Көтмәгәндә гашыйк булуың бар. Хисләргә ирек бирүдән курыкма. Эштә дә уңыш елмаер, үзгәрешләр кертер вакыт җитте. Җитәкчең белән хезмәт хакын күтәрү турында сөйләш. АРЫСЛАН. Романтика өчен уңайлы вакыт түгел. Сөйгәнеңнең моңа кадәр сиңа ошаган яклары хәзер, киресенчә, күңелеңә ятмас. Бер-берегездән ял итеп алсагыз да була. КЫЗ. Шат күңелле, тормыш сөючән булуың яңа танышлар белән элемтә коруга ярдәм итәчәк. Шул элемтәләр алга таба инде күптән омтылганыңа ирешү мөмкинлеге бирер сыман. БИЗМӘН. Тормышыңда уңай үзгәрешләр башланырга тор