Көньяк Уралның Ирәмәл түбәсәендә булу күпләрнең хыялы. Иске Балтачта яшәүче бер төркем яшьләр шушы көннәрдә үз инициативалары белән Уралның иң биек икенче ноктасына күтәрелде. Айнур Абдуллин, Булат Миндияров, Артур Сәләхетдинов, Динара Сәлимгәрәева, Ирина Бикбова, Гузәл Гыйльмиярова, Айрат Яхин, Диана Миндиярова, Илнур Газтдинов, Рөстәм Галләмшин, Лилия Закирова үз исәпләренә Белорет районы тарафларында берничә көнлек турпоходта булып кайттылар. Алар төрле уку йортларында белем алалар. Исемләнгән кызлар-егетләрнең берничәсе моңа кадәр үк Ирәмәл түбәсен яулаган инде. Ул чакта туристлар түбәгә кыш айларында күтәрелгән. Ирәмәлнең җәйге матурлыгын күрүгә ирешүләрен дә максат итеп куйганнар. Бу юлы туристик төркемгә безнең районнан 11 кыз һәм егет берләшкән. Башка районнардан дусларын да иярткәннәр. Яшьләр җәйнең берничә көнен Ирәмәл тавы итәгендә үзләре җәелдергән лагерьда үткәргән. Чатырлар корганнар. Төннәрен учак янында җыелышып җырлар җырлаганнар. Тау итәгеннән аккан елгада
Балтач районы флагы Ирәмәл түбәсендә җилфердәде
16 августа 201816 авг 2018
44
1 мин