Бүген Балтач һәм Мишкә районнары авылларыннан җыелган 14 бала тәрбияләнгән Югары Карыш авылындагы социаль приют тормышында янә бер истәлекле вакыйга шаһитлары булырга туры килде. Бирегә район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев җитәкчелегендә район Хакимияте вәкилләре хәйрия ярдәме күрсәтеп, балалар һәм үсмерләрнең куанычын арттырды. —Җәй башында бер чарада катнашканда без сезгә кабат килергә вәгъдә биреп таралышкан идек. Сүзебездә тордык, менә кабат очраштык. Сезгә тагын да яхшырак уңайлыклар булдыру максатыннан стенка бүләк иттек, татлы күчтәнәчләр алып килдек. Тырышып укыгыз, тәрбиячеләрне тыңлагыз, җәмгыятькә файда китерә торган кешеләр булып үсегез, — диде Илгиз Әхвәс улы балаларга мөрәҗәгать итеп. Һәм кунаклар һәр балага татлы күчтәнәчләр өләштеләр. Балалар, үз чиратында хор белән рәхмәт белдерделәр, приюттагы тормышлары — түгәрәкләрдә шөгыльләнүләре, велосипедта йөрүләре, тәрбияче апаларына ярдәм итүләре турында хәбәрләрен уртаклаштылар, үз куллары белән эшләгән бүләкләрен тапшырд
Балтач районы җитәкчелеге Югары Карыш авылындагы социаль приютка хәйрия ярдәме күрсәтте
16 августа 201816 авг 2018
39
1 мин