Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Франциядә каргалар... чүп җыя

“Ислам тудей” сайты язуынча, Франциядә Пюи-дю-Фу тематик паркы хезмәткәрләре алты карганы тарихи тыюлык территориясендә чүп җыярга өйрәткән.
Кошлар паркта вак чүп һәм тәмәке төпчекләрен җыя. Канатлы “ярдәмчеләр” чүпне махсус тартмага сала һәм шунда ук тәмле ризык белән сыйлана. Парк җитәкчесе Николя де Вийер сүзләренә караганда, мондый эшкә кошларны җәлеп итү ул – уен, күңел ачу. Максат паркны чүптән тазарту түгел, чөнки бирегә килүчеләр үз артларыннан чүп калдырмаска тырыша... Паркта яшәүче кошлар кешеләргә тиз ияләшүчән, ял итәргә килүчеләр белән “аралашырга” ярата икән. Пюи-дю-Фу – тарихи аттракционнар паркы. Һәр елны анда 2 миллионнан артык турист була. Ул - Франциядә, Париждагы Диснейлендтан кала, икенче шундый киң билгеле ял итү урыны.
Фото: "Ислам тудей" сайтыннан

“Ислам тудей” сайты язуынча, Франциядә Пюи-дю-Фу тематик паркы хезмәткәрләре алты карганы тарихи тыюлык территориясендә чүп җыярга өйрәткән.

Кошлар паркта вак чүп һәм тәмәке төпчекләрен җыя. Канатлы “ярдәмчеләр” чүпне махсус тартмага сала һәм шунда ук тәмле ризык белән сыйлана.

Парк җитәкчесе Николя де Вийер сүзләренә караганда, мондый эшкә кошларны җәлеп итү ул – уен, күңел ачу. Максат паркны чүптән тазарту түгел, чөнки бирегә килүчеләр үз артларыннан чүп калдырмаска тырыша...

Паркта яшәүче кошлар кешеләргә тиз ияләшүчән, ял итәргә килүчеләр белән “аралашырга” ярата икән.

Пюи-дю-Фу – тарихи аттракционнар паркы. Һәр елны анда 2 миллионнан артык турист була. Ул - Франциядә, Париждагы Диснейлендтан кала, икенче шундый киң билгеле ял итү урыны.

Фото: "Ислам тудей" сайтыннан