Найти тему
"Идел" журналы

"– Бәхет алып килсәң, шакымый кер…"

– Көтәсеңме?

– Көтәм. Киләсеңме?

– Киләм.

Беләсеңме… килереңне сизәм.

Явасыңмы, яңгыр, тәрәзләрдән

Юып җәйге сагыш эзләрен?

Тамчыларың ерып УЛ килгәндә,

Мин әйтердәй сүзләр эзләрмен.

Табалмам…

Тик… әйдә, сүзсез генә!

Көз ул килми калмый барыбер…

Тамчы саен аңа хәбәр юллыйм:

– Бәхет алып килсәң, шакымый кер…

Гөлназ Газизова. ТУЛЫСЫНЧА биредә «Уйлап кара: без булмаган бер көн килер…»