Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Мамонт йоныннан бәйләнгән башлык кирәкмиме?

Якутиядә яшәүче бер ир мамонт йоныннан бәйләнгән башлык сатуы турында игълан урнаштырган. Башлыкның бәясе - 10 мең АКШ доллары (якынча 680 мең сум).

44 яшьлек Владимир Аммосов сүзләренә караганда, ул мамонт йонын туганыннан сатып алган. Сатучы йоннs Якутиянең Усть-Ян районындагы борынгы “мамонтлар зираты”ннан җыйган.

Владимир Аммосов йонны остага биреп эрләткән һәм якут милли баш киеме бәйләткән. Ул татарларның түбәтәенә ошаш. Якут милли баш киемен гадәттә ат кылыннан ясыйлар икән.

Фото "Ислам тудей" сайтыннан