Син – шәхес. Бүген үз-үзеңне тотышың, нәрсә киюең һәм ашавың, каравың һәм, әлбәттә инде, НӘРСӘ УКУЫҢ синең киләчәктә кем булачагыңа һәм нинди булачагыңа зур йогынты ясый. Шул турыда уйладык та, татар яшүсмеренә укырга киңәш ителгән 35 әсәр исемлеген тәкъдим итәргә булдык. – “Әлеге әсәр бар яктан да килгән татар баласын тәрбияләүгә өлеш кертә аламы?” – исемлек шушы сораудан чыгып булдырылды. Аны төзегәндә мәктәп программасында булмаган әсәрләргә игътибар итәргә тырыштым. Гомумкешелек кыйммәтләренә туры килүләре, тарихыбызны, милли гореф-гадәтләребезне чагылдырулары да мөһим иде. Үзем бала вакыттан ук бик күп укыйм. Нурихан Фәттахның “Сызгыра торган уклар”ын 8 яшемдә укый башлаган идем, аңламыйча, тотып аттым. Ә менә 14 яшемдә бик яратып, исем китеп укыдым аны. Яшүсмер чагымда Майн Ридның “Башсыз җайдак” әсәре бик нык тәэсир иткәне истә калган. Татар яшүсмеренә укырга киңәш ителгән әсәрләр исемлеге:
1. Каюм Насыйри, “Әбүгалисина”
2. Фатыйх Әмирхан, “Хәят”
3. Гаяз Исхакый, “Ике йөз елд