“Яраткан кешем башка шәһәрдә яши. Интернет аша аралашсак та, озак вакыт күрешми тору бик авыр бирелә. Соңгы айда бу үземнең тотышымда да чагыла башлады: юктан да кызып китәм, күп вакыт кәефсез йөрим. Нәрсә эшләп карыйм икән?” Аноним, 16 яшь. Алсу Талибуллина, психолог: – Әгәр дә син кешене сөясең икән, иң беренче чиратта, аның дөньяда барлыгына, шушы мәхәббәт хисе өчен шөкер итәргә, рәхмәтле булырга кирәк. Бик нык сагынган вакытларда тынычлыкта медитация ясап алырга була. Бу вакытта тыныч музыка куеп, сөйгәнеңне күз алдына китерергә, уйларың белән сөйләшергә мөмкин. Яраткан кешең синең бу халәтеңне үзе дә сизәчәк, чөнки кешеләр арасында күзгә күренми торган энергия бар, һәм ул ераклык яки вакытка бәйле түгел. Яраткан кешеләр арасында ул бигрәк тә көчле була. Шулай ук гади хат язу яки көндәлек алып бару ысуллары да файдалы. Хисләрне кәгазьгә төшергәндә без эмоциональ яктан ныграк ачылабыз. Шул рәвешле барлык авыр уйларны һәм хисләрне беркемгә зыян китермичә тышка чыгарырга мөмкин. Та