Бу сорауга һаман анык кына җавап бирүче юк әле. Ә менә наркотиклар, ниһаять, яндырылган.
Европа базарына чыгасы зур партия наркотиклар каналына чик кую буенча операция үткәрелү турында февраль ахырында билгеле булган иде.
Исегездә булса, 2016 елның декабрендә үк Русия Илчелеге каршында эшләп килүче мәктәптә шикле 12 чемодан табыла. Аларда гомум бәясе 50 миллион евродан арткан 389 килограмм кокаин булуы ачыклана.
Контрольгә алып, наркотикны онга алыштыралар һәм Русиягә дипломатик рейс белән озаталар.
Нәтиҗәдә, Аргентинада бу эшкә катнашлыгы булган - ике, Русия территориясендә өч кеше тотыла, тагын берсе Германиядә кулга алына.
Русия Чит ил эшләре министрлыгы безнең дипломатларның наркотиклар контрабандасына катнашлыгы булу мөмкинлеген берничә тапкыр кире какты...
Фото: ZUMAPRESS.com/GlobaL Look Press