Уфадан яшь кенә терапевтның социаль челтәрдәге язмалары җәмәгатьчелектә шау-шу тудырды.
Табиб кыз, беренче карашка, Интернет челтәрендә гадәти генә шәхси бит ачкан. Ләкин аның язмалары бик күпләрдә ачу уятты.
Аларда ак халатлы туташның үз пациентларын түбәнсетүе ап-ачык.
"Поликлиникаларда, күпчелек очракта, әбиләр көнозын утыра һәм дәваханә һавасын сулап сәламәтләнәм дип уйлый. Алар стеналардагы акбурны куптарып алып суыра..." - дип яза ул.
Башка постларында да табибның үз пациентларына тискәре мөнәсәбәте сизелә...
Фото: Vistanews.ru