Дүртөйле районы авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында бүген терлекчелектә иң югары күрсәткечләргә Ленин исемендәге токымчылык заводы эшчәннәре ирешә: әлеге хуҗалыкта көндәлек тулай савым 11800 килограмм тәшкил итә!
Чагыштыру өчен шуны билгелик: былтыр әлеге чорда алар 7900 килограмм сөт җитештергән.
Район буенча икенче урында "Вәлиев" токымчылык заводы эшчәннәре: биредә көндәлек савым күрсәткече 9000 килограмм. Ә өченче урында 7822 килограмм күрсәткеч белән "Россия" хуҗалыгы терлекчеләре.
Фото: finport.am