Туймазы районының Собханкул авылында балалар узып баручы җәйне аеруча сагыныр, бик еш искә төшерер әле. Чөнки биредәге мәдәният йорты каршында җәй буе эшләгән “Каникулярий” аларда онытылмас тәэссоратлар калдыраган.
Инде өченче җәй эшләп килүче мәдәни ял үзәген әлеге учреждениенең сәнгать җитәкчесе Юлия Михайлина оештырган. Баштарак аңа “Идущие” агитация-сәнгать театрында катнашучы яшьләр ярдәм иткән булса, быел мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә эшләгәннәр.
Оештыручыларның максаты – балалар һәм үсмерләрне, компьютер, телефон һәм башка гаджетлардан аерып, бер-берсе белән аралашу, күңелле ял итү мөмкинлеге бирү.
Үзәктә 7-17яшьлек балалар һәм үсмерләр шөгыльләнә. Арада собхакуллылар да, әби-бабасына кунакка кайтканнар да бар.
Алар өчен көн саен мавыктыргыч программа әзерләнә. Анда җыр, бию, флешмоб та бар. Яшьләр актерлык осталыгына, журналистика нечкәлекләренә төшенә, гитарада, башка уен коралларында уйнарга өйрәнә. Кечкенәләр исә хәрәкәтчән уеннар уйный, асфальтка сурәт төшерә, сәнгатьле укый.
Август ахырында, “Каникулярий”ның соңгы көнендә балалар үзләе оештырган концертта барлык осталыгын күрсәтәчәк.
Фото: "Каникулярий" үзәге архивыннан алынган фотолар