Районда урып-җыюда катнашкан комбайнчылар арасында өченче атнага нәтиҗә ясалды һәм җиӊүче итеп «Татарстан» хужалыгыннан Райнур Бариев танылды. 18 август көненә бирелгән мәгълуматлар буенча ул «Дон-1500» сигез меӊ центнердан артык ашлык суктырган. Бу күрсәткеч белән ул районда хәзергә икенче урында бара. Җиӊүчегә вымпелны һәм акчалата бүләкне район башлыгы Рамил Нотфуллин тапшырды.