Рафаэль Мустаев – шагыйрь, фотограф, публицист, сәфәрче, рәссам, музыкант. Авангард һәм постмодерн стилендә иҗат итә.
Үз иҗаты турында ул болай ди: “Татар шигъриятенә чын шәһәр һәм зур мегаполисның лирикасың кертергә тырышам, чөнки хәзерге татар яшьләре күбесе зур шәһәрләрдә, шәһәр сулышы белән яши. Авыл темалары һәм традицион татар мәдәнияте шәһәрдә үскән яшьләргә килешми.” Үз тикшеренүләреннән чыгып, татар шигъриятенә француз сюрреализмы бик якын дип уйлый, ә шигъри образларга көнбатышның хәзерге шигъри образлары якын, дигән фикердә.
МЕГАПОЛИС
Дөнья хатле халык, урамнар тулы кешеләр белән;
Һәръякта хәрәкәт, шәһәр яший, гөрләп тора.
Юлның ике якка ага автомобильләр агымы,
Һәм шул йөрештә ишетелми кала адымнар тавышы.
Буйлап тора киртә ясап, һәртарафтан озын биналар;
Һәм өстән, күк кистереп, үтәләр эстакадалар.
Табалмыйсың монда берәр агач бакча урны;
Кая барсаңда, барыбер, бөтен җир асфальтта.
Һәм хәлсезләнеп мескен халык кафега керә;
Утыралар шунда хәлен җиеп, шунысы яхшы.
Рафаэль Мустаев калган шигырьләрен биредә укырга мөмкин: Шәһәрчә шигырь нинди була?