Дүшәмбе көнне район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев катнашлыгында үткән оператив киңәшмәдә районда „Чиста Танып” Төбәкара экология акциясен башлап җибәрү мәсьәләсе каралды.
Оештыру комитеты тәкъдиме буенча, барлык оешма, авыл җирлекләре 9 августта елга ярларын чистартырга чыгачаклар.
Хәтергә төшереп үтик, проектның девизлары: „Экология — гаилә кыйммәте, алдагы буыннар турында хәстәрлек”, „Туган табигатебез өчен ирекмәнлек — безнең гомум йортыбыз”.
Чараның максаты — республиканың төньяк зонасын экологик яктан иң уңышлы төбәкләр санына чыгару һәм күрше төбәкнең тырышлыгын шуңа берләштерү.
Дүшәмбе көнне акциягә старт бирелде. Барлык балтачлыларны өмәдә актив катнашырга чакырабыз.