"Милләтеңне яратырга кирәк. Мин милләтемне яратам. Минем милләт россиядә икенче урында тора. Сан буенча. Ләкин эш санда түгел, ә сыйфатта. Минем милләт сыйфатлы. Чөнки аның ике теле бар. Бер теле урамда сөйләшер өчен. Кешеләр белән. Икенчесе өйдә сөйләшер өчен. Үз-үзе белән. Ләкин ул күп очракта дәшми кала. Юк, бер авызга ике тел сыймаган өчен түгел. Акыллы булган өчен. Телен тыя белгән кеше – акыллы кеше. Ике телен дә тыя белгән кеше икеләтә акыллы."
"Кайчагында миңа шулай тоела... Бүген безгә бәхетле булыр өчен бар нәрсә дә җитә... Бар нәрсә дә җитә, бары тик хәерче күршеләр җитми.
Чынлап та, сез алтын өстәлләр артында, алтын бокаллардан зәмзәм сулары уртларга мөмкинсез. Әмма күршеләрегез дә шундый ук шартларда яши икән, беркайчан да үзегезне бәхетле итеп тоя алмаячаксыз. Шуңа күрә, ходайдан байлык сорамагыз. Байлык сезгә бәхет бирмәячәк. Ходайдан хәерче
күршеләр сорагыз. Һәм шул күршеләрегезне кадер-хөрмәттә яшәтегез. Чөнки алар – сезнең бәхетегез".
Марат Кәбировның "Йокы даруы" китабыннан