Агымдагы җәй балтачлылар өчен Начар авылында якташыбыз, республикабызда билгеле шәхес — язучы, профессор Рәиф Кадим улы Әмировның әдәби музее ачылуы белән истәлекле.
Район Хакимияте каршында оешкан информацион төркем әгъзалары урыннарга чыгып халыкны күчмә кабул итүләр үткәрә. Начар авылында төркем музейда булырга да өлгерде.
Профессор Рәиф Әмировның бала чак, яшьлек еллары истәлекләре, казанышлары, шәхси истәлекләреннән тупланган бай материал төрле буын кешесе өчен олы кыйммәткә ия.