Кан басымының югары яисә түбән булуы коточкыч хәлләргә китерергә мөмкинлеген беләбез. Аны дәвалау буенча медицина да көннән-көн үсешә, әмма һаман да бу авырудан интегүчеләр саны бик күп. Халык медицинасының киңәшләрен истә тоту да күпләргә ярдәм итәр.
Гипертониядән: а) 1 стакан суга 2 аш кашыгы алма серкәсе салып эчәргә; б) кан басымын төшерү өчен ашаган саен бал кабарга; в) тозлы ризыклар ашаудан тыелырга; г) бодай ярмасы урынына кукуруз оны кулланырга; д) терлек аксымы куллануны киметергә. Гипертония авыруын дәвалауда халык медицинасы, нигездә, җиләк-җимеш, яшелчәләр файдалануга корылган. Иске “дарулык” китапларында мүк җиләге (клюква) һәм шикәрне бермә-бер кушуның файдалы булуы язылган. Аны көн саен 3 тапкыр берәр аш кашыгы ашау әйбәт. 20 грамм фасоль орлыгы кузагын 1 литр суда 3 сәгать кайнатып, ашар алдыннан ярты сәгать алдарак чирек стакан эчәргә кирәк. Шулай ук кызыл чөгендер белән бал (1:2 исәбеннән) кушып (моңа лимон сутын да кушалар) эчәргә мөмкин. Мичтә кабыгы белән пешер