Бакалы районының Устюм авылында “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме узды. Бәйрәм чарасы Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм һәлак булган яугирләр хөрмәтенә ачылган стелага тере чәчәкләр салудан башланып китте. Аннары авылның имам-хатыйбы Фоат Хәкимов моңлы азан әйтте.
Устюмлыларны авыл бәйрәме белән котларга район Советы секретаре Зөфәр Зыязетдинов, “Устюм” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Альберт Хәйруллин, Камышлытамак биләмәсе башлыгы Илшат Раянов та килгәннәр иде.
Чарада “Иң төзек ихата” конкурсы җиңүчеләре Роза һәм Әкмәлетдин Кашаповларга, Резида һәм Рәсүл Шәмсетдиновларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Арытаба авылның иң өлкән һәм хөрмәтле кешеләре тәбрикләнде. Бөек Ватан сугышы ветераны Шәрһем Мәрдановка һәм 60 ел бергә яшәгән Тәслимә һәм Миңнехан Әхмәтшиннарга, шулай ук, дипломнар һәм бүләкләр бирелде.
Әлбәттә, әлеге бәйрәм күмәк көч белән оештырылды. Бу эшкә зур өлеш керткән һәммә кешегә, атап әйткәндә, Регина һәм Мизхәт Хәкимовларга, Виктор Осасковка, Зенфира һәм Мөнир Хәбибуллиннарга, Заһира Галиевага, Фәнис һәм Фатыйма Рәхмәтуллиннарга, Розалия Исламовага, Гөлнара һәм Флүс Нурмөхәммәтовларга, Фәнүс Хәйруллинга бик рәхмәтле устюмлылар.
Исән-сау булырга, киләчәктә дә шушындый күңелле бәйрәмнәрдә тагын очрашырга язсын, дигән теләктә таралды алар бу матур бәйрәмнән.