Күп авылларда янгын хәвефсезлеге кагыйдәләре үтәлми.
Авылда һәркемнең үз коесы хәзер, электр насосы төймәсенә басасың да су ага. Ә янгын чыккан хәлдә электр утын өзәләр. Каян су алырга? Күп җирдә буалар ерылып беткән, аны төзекләндерергә кул җитмиме, башмы, башлыкмы... Белмәссең.
Авылда буа булмагач, каз-үрдәк коена алмый, эре малга туплау өчен урын булмый. Сыерлар, көне буе сусыз йөреп, көч-хәл белән абзарга кайтып егыла, ди хуҗабикәләр.
Бигрәк тә янгын чыкканда су булмаса куркыныч. Янгын бит карак түгел, аннан берни дә калмый!
Шулай, кайсы яктан карасаң да, буалар бик кирәк. Әлеге фотосурәттә Кушнаренко районының Карача-Елга авылы буасы. "Авыл зур, безгә су күп кирәк", - диләр биредә. Шуңа да халык көче белән тагын бер буа буарга җыеналар. Шушы һәм авыл мәнфәгатендәге башка мәсьәләләрне уртага салып сөйләшер өчен ватсапта "Без Карача бит әле!" төркемен булдырганнар.
Ә сезнең авыллардагы буалар ни хәлдә, дуслар? Сездән хатлар һәм фотолар көтәбез!