Найти в Дзене
Войти
Газета "Балтач таннары" I Башкортостан
107 подписчиков
Подписаться
Балтач кызы "Татар кызы-2018" Халыкара бәйгесе ярымфиналында катнаша
2 августа 2018
2 авг 2018
128
Моннан ике көн элек Халыкара "Татар кызы- 2018" бәйгесенең ярымфиналы башланды. Австрия, Литва, Татарстан, Башкортстан, Чувашстан, Казахстан, Удмуртия, Карелия, Бурятия, Марий Эл, Кырым Республикаларыннан, Әстерхан, Киров, Мәскәү, Новосибирск , Ырынбур, Самара, Омск, Свердловск, Ульяновск, Чиләбе, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәләреннән, Түбән Новгород, Красноярск, Мәскәү, Магнитогорск шәһәрләреннән, Пермь краеннан килгән 29 татар кызы Казанга җыелган. Кичә кызлар интеллектуаль бәйгедә катнашып белемнәрен тикшереп караган. Бүген аларны яңа сынаулар көтә, дип хәбәр итә ТатарИнформ. Башкорстан данын дәрәҗәле бәйгедә Балтач районы кызы—Чулпан Кашанова яклый. Татарстанның Балтач районы кызы Гүзәл Габдрахманова да "Татар кызы- 2018" титулын яулау өчен көрәшә. Чулпан Кашанованың быелгы төп максаты тормышка ашты. Шушы көннәрдә ул Казан дәүләт мәдәният институты студенты булу бәхетенә иреште. Уку елы башлану белән, Чулпан институтның Хореография сәнгате факультетында сәнгать серләрен тирәннән үзләштерә башлаячак. Әлегә Чулпанга "Татар кызы- 2018" бәйгесендә уңышлар телибез. Халыкара "Татар кызы-2018" бәйгесенең җиңүчесе 6 ктябрь көнне генә билгеле булачак.

6