Кичә Казанда VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы үз эшен башлап җибәрде. Форумда халкыбызның телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, яшь буынның милләтебезнең үзенчәлеген саклауда тоткан роле каралачак .Анда чит 30 илдән, Русиянең 60 төбәгеннән 1000нән артык делегат катнаша. Форум программасы эчендә эшлекле очрашулар (пленар утырыш, дискуссион мәйданчыклар, проект сессияләрен уздыру көтелә), төрле мәдәни-мәгълүмати һәм өйрәнү сәяхәтләре, шулай ук Казанның татар тарихы белән бәйле урыннарына бару, Арчада шәһәр көнендә һәм “Печән базары” фестивалендә катнашу планлаштырылган. VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумында Башкортстан Республикасы делегациясе составында безнең районнан Радим Гыйләҗев катнаша. Радим Гыйләҗев быел БДУның Бөре филиалын тәмамлады. Ул милләт җанлы егет. Татар телендә нәшер ителгән бихисап басмалар белән хезмәттәшлек итә. “Августка чыккан төндә, 0:00 сәгатьтә Башкортостан Республикасы делегациясе Казан шәһәренә VIII бөтендөнья татар яшьләре форумына юллан
Бөтендөнья татар яшьләре форумында балтачлы да катнаша
2 августа 20182 авг 2018
19
1 мин