Ләбибә апа бик күп башлап язучыларга хәерхаһлы булды. Без бер-беребез белән очрашканда, үзара: «Адаш апа», «Адаш энем», – дип әйтешә идек. Хәзер үкенәм: ире Шәрәф Мөдәррис турында күбрәк сораштырасым калган икән.
Өлкән әдипләрнең сөйләвенә караганда, шагыйрь, публицист, хикәяче Шәрәф Мөдәррис (1919-1963) бик кызыклы шәхес булган. Ни кызганыч, әлеге талантлы каләм әһеле мин бахырыгызга яшь ярым булганда вафат булган. Ничектер шулай уйлыйм: Чаян йолдызлыгы астында туган Шәрәф абый абый белән безнең серләребез килешер иде кебек.
Аның турында өлкән каләмдәш дустым Мәгъсум Хуҗин бик яратып сөйли иде. Инде ул да мәрхүм. Ә менә бер вакыйганы мәшһүребез Мөдәррис Әгъләм сөйләгән истә.
Шәрәф Мөдәррриснең полиглот, ягъни күп телләр белгәнлеге мәгълүм: Шекспир телендә менә дигән сөйләшкән, язган – бөек шагыйрьнең сонетларын, инглиз теленнән турыдан-туры татарчага авыштырган, «Король Ричард III» трагедиясен безнең телгә әйләндерүен дә беләбез. Байрон һәм Шелли шигырьләре дә татар укучысына Шәрәф Мөдәррис тәрҗемәсе аша таныш, урыс мәшһүрләре А.Пушкин һәм Н.Некрасовларның да күпчелек шигъри әсәрләрен «эх» тә итми тәрҗемә итә.
Ярый, хуш, бусы кереш сүз булды. Сүзебез бит Мөдәррис Әгъләм сөйләгән вакыйга турында булырга тиеш иде. Кыскасы, эш болай була. Хәсән Туфан дигән атаклы шагыйребезнең сөргеннән кайткан чагы. «Тупчы Ваһап» авторы Шәрәф Мөдәррис белән очрашып, шактый вакыт гәпләшеп утыра бу икәү. Шәрәфнең күп тел белүе дә искә алына. Өстәвенә Шәрәф әйтә: испан телен өйрәнә башладым әле, ди. Һәр телне өйрәнү өчен бер атна чамасы вакыт җитә, дип тә җиффәрә. Сабыр әңгәмәдәш Хәсән Туфан, хәйләкәр генә елмаеп, кесәсеннән бер чиста кәгазь чыгара, шуңа аңлаешсыз телдә берничә җөмлә яза.
– Шәрәф, «тегендә» үзем уйлап чыгарган тел бу. Шушы язуны укый алсаң, мин синең, чынлап та, полиглот булуыңа ышанам, – ди аксакал шагыйрь.
1946 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы булган Шәрәф Мөдәррис хаттагы аңлаешсыз язуларга бик озак карап тора да:
– Хәсән ага, иртәгә укып бирәм мин моны сиңа, – ди дә, тиз генә китеп бара.
Икенче көнне таң атмаган була әле: Шәрәф Мөдәррис Хәсән Туфан яшәгән фатирның ишеген шакый.
– Ни язган булсаң, барысын да укыдым, Хәсән ага! – ди Шәрәф.
– Хуп, Шәрәф, Йә, ни язганмын икән мин? – ди Хәсән Туфан, каләмдәшенең алай бик тиз укый алуына шикләнеп.
Хәсән Туфан шикелле үк мишәр Шәрәф Мөдәррис өйтә:
– Сез, Хәсән ага, миннән көлеп, болай дип язгансыз. Укыйммы, әзи?
– Мәйлең, Шәрәф, – ди Хәсән Туфан әле һаман да бик үк ышанып җитмичә.
– «Шәрәф дус, син, чукынсаң да, бу язманы укый алмыйсың. Хәсән абыең».
Хәсән Туфанга гаҗәпләнүдән, фронтовик каләмдәшенең кулын кысудан башка чара калмый. Полиглот Шәрәф Мөдәррис тел өйрәнүнең аерым, махсус ысуллары барлыгы турында сөйли башлый. Гәпләшүнең ахыры ничек беткәндер – анысы безгә караңгы…
Мәкалә башына «Шәрәфле Ләбибә Ихсанова» дип исем куелган. Инде аңлашылгандыр ки: «Шәрәфле»нең кем икәне ачыкланды – балалар язучысы җәмәгать эшлеклесе Ләбибә апа Ихсанованың сөекле ире, фронтовик, полиглот шагыйрь Шәрәф Мөдәррис була инде.
Ә менә адаш апа – Ләбибә апа Ихсанова белән байтак аралашырга туры килде. Язучы булу өстенә, ул озак еллар Татарстан Язучылар партия оешмасы секретаре булган кеше. Мин аның «Космонавтлар урамы» дигән китабын бик яратып укыган идем. «Дәү» үскәч, космонавт булам, дип җенләнеп йөрүемә, бәлки, шушы әсәр сәбәпчедер әле?!
Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов 1976 елда укытучылар алдында инде киң танылу алган әдибә турында болай дип язган иде: «Ләбибә Ихсанова – Гайдар һәм Алиш традицияләрен дәвам итүче язучыларның берсе. Ихсанова татар балалар әдәбиятына сәяхәтләр жанры алып килде».
Сәяхәт жанрына тиктомалдан гына тотынмагандыр Ләбибә апа. Мин моңа Ләбибә Ихсанованың 1943 елда Казанга килеп, университетның география факультетында белем алуы сәбәпчедер, дип уйлыйм. Өстәвенә, ул шул елларда каләм тибрәтә башлый. Университетта яңа ачылган татар теле һәм әдәбияты бүлеге студентлары белән якыннан аралаша. Соңгы курсны тәмамлаганда инде ул үзен өметле каләм әһеле итп таныткан күләмле әсәрен – «Көмеш елга» исемле повестен иҗат итә. Геологлар белән бергә сәяхәткә чыгып киткән үсмер малайның мавыктыргыч маҗаралары турындагы бу әсәрнең языла башлау тарихы кызыклы. Автор моны бер истәлегендә (1998) болай тасвирлый:
«Сугыш беткән еллар, бөтен җирдә төзелеш бара, электр станциясе бик кирәк. Зур куәтле станцияләр салырга илнең көче юк, вакытлыча вак елгаларның көченнән файдалану көн тәртибенә куелган чак. Без дә ике-өч кешелек отрядларга бүленеп, Свердлау өлкәсенең төрле районнарына таралыштык. Безнең отряд Молотов өлкәсе (хәзерге Пермь) белән чиктәш төньяк районда эшләргә тиеш булды. Бик гадел рәвештә, елганың агып чыккан чишмәсеннән башлап, койган җиргә кадәр йөзләрчә чакрым җирне җәяүләп үтеп, аның киңлеген, тирәнлеген, агым тизлеген, елга төбенең һәм ярларының характерын, торымга торым үлчәп, дәфтәрләребезгә теркәп бардык….
Үземне романтик китаплардагы геройларның берсе кебек хис иткән чакларым. Түзмәдем, ял иткән бер кичне шигырь сыман нәрсә язып куйдым:
Мана-мана калын чыршыларны
Ботакларын алтын төсенә,
Кояш байый шәфәкъ нурын сибеп,
Күкселләнгән урман өстенә.
Ургып аккан көмеш чишмәләргә,
Яланнарга, агач башына.
Акрын гына килеп канат яба
Караңгы төн шунда барсына.
Зур ташларга бәрелеп шаулап аккан
Салкын сулы елга ярында
Гидрологлар туктап ут кабыза,
Ял итәргә учак ярында.
Коры чыбык яна дөрли-дөрли,
Ялкыннары күккә үрелә,
Елга өсте, яшел киң аланнар
Кичке томан белән күмелә.
Ә бер көнне елга буенда ялгыз утырганда сәер дә, сөенечле дә уй килде күңелемә. Сәерлеге шунда – проза язып карарга булдым. Барып чыгарына ышанып та җитмим үзе, әмма гел үртәп, кытыклап тора бушлады бу уй мине. Шулкадәр матурлыкны, җәй буе күргәннәремне шигырь юлына сыйдырып буламыни? Шигырьгә түгел, күңелгә дә сыйдырып булмый аны. Авылдагы туганнарым, тулай торактагы сабакташларым белән генә булса да бүлешәсем килә. Моның өчен киңрәк мәгълүмат кирәклеген күңелем сизә, ритмнар, рифмалар блән талашмыйча гына, кәгазь битен тутырып язасың да язасың инде. Исеме дә телдән сикереп төшәргә тора бит хәерсезнең: «Көмеш елга»! Шулай дип атармын, шушы елга буенда йөрибез, ләбаса…»
Балалар язучыларының бергәләп төшкән фотосы бар. Аны «Сабантуй»ның ул чактагы баш мөхәррире Роберт Миңнуллин оештырган иде. Минем Ләбибә апа белән белән бергәләп төшкән фото түгел микән ул?!
Ләбибә апа күпләргә хәерхаһлы иде, дидем. Бу чынлап та шулай. Минем архивымда бер язма бар. «Венера Касыймова хикәяләре» дигән шул язмага тукталыйк әле.
«Венера Касыймова – профессиясе белән сәүдә эшчесе, әдәбиятны күп укый, үзендә дә язу теләге зур. Язмаларында, әдәбияттан түгел, үз кичергәннәрне бирергә тырыша. Башлап каләм алган кеше өчен бу бик уңай күрнеш. Шунлыктан аның язмаларыннан энҗе бөртеге кебек ялтырап, матур һәм оригинал күзәтүләр күрәм. Материалы үзенчәлекле. Хикәяләренә матур исемнәр куя белә. Хикәяләү теле бар. Әмма аның иң зур җитешсезлеге – сурәтләр бирү чараларына ирешә алмый. Материалны сөйләп чыгуга кора. Сюжет җебен тота алмый һәм кирәкмәгән, игътибарны читкә алып китә торган чигенүләрне күп ясый. Төп персонажларга аерым игътибар бирә белми. Кыскасы – Венераның табигый сизелмәсе, әдәбиятны тоя белүе бар, ә үзе язып карарга тәҗрибәсе юк. Кайбер хикәяләрен (мәсәлән, «Кара савыты») эшләргә булышканда, ярыйсы ук матур хикәя чыгачак. Венераның үҗәтлеге бар – булышканда язучы чыгуы да ихтимал, дип уйлыйм. Ләбибә Ихсанова. 28 ноябрь, 1983».
Шушындый фатиха бирүчеләр булганда иллә дә шәптер инде ул, ә?!
Автор: Ләбиб Лерон