Моның өчен һәркем үз фикерен белдерә ала.
Пенсия яшен арттыру узган гасырның туксанынчы елларында ук өлгереп җиткән мәсьәлә иде. Ләкин ул вакытта илдәге катлаулы социаль-сәяси хәл аркасында властьлар бу адымга бармады. Пенсия системасын үзгәртү зарурлыгы Хөкүмәтнең 1995 елдагы карарында да чагылыш тапкан. Документта, мондый шартлар XXI гасырның 10нчы еллары ахырында туарга тиеш, диелә. Чиновниклар исәпләвенчә, бу чор — хезмәт базары, демография һәм икътисад торышы буенча да шушындый җитди адым ясау өчен иң уңайлы вакыт. Эш шунда: бүген хезмәт базарына узган гасырның туксанынчы елларында туган азсанлы буын чыга, шул ук вакытта пенсионерлар саны арта. Димәк, пенсия системасын үзгәртүдән баш тарту квалификацияле кадрлар дефицитына китерәчәк.
Русиядә әлеге пенсия яше 60 ел элек кертелгән. Һәм ул дөньяда пенсия системасы параметрлары әлегә кадәр үзгәреш кичермәгән бердәнбер ил (Үзбәк-станнан тыш) булып калды. Калганнар барысы да узган гасырның 80-90нчы елларында тиешле үзгәртүләр-не кертеп бетергән. Барлык илләрдә дә бу юл кризиска каршы чара — пенсия системасында акча җитеш-мәүгә җавап буларак кара-ла.
Күптән түгел “Бердәм Русия” партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсенең әлеге тема буенча оештырган фикер алышуларында да шушы сүзләр яңгырады. Республика районнары һәм шәһәрләрендә яшәүче кешеләрнең мөһим тәкъдимнәре яңа закон проектының ахыргы редакция-сендә исәпкә алынсын өчен партия ике атна дәвамында урыннарда әлеге мәсьәлә буенча фикер алышулар үткәрде. Урыннардан җыелган башлангычлар турында ахыргы сөйләшү Уфада булды. Аннары Башкортстаннан тәкъдимнәр партиянең Генераль советына җибәреләчәк, анализланганнан соң алар пенсия системасы турында закон проектының икенче укуына тапшырылачак.
Фикер алышуда Дәүләт думасы депутаты Алексей Изотов, Пенсия фондының республика бүлекчәсе, Сәламәтлек саклау, Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыклары вәкилләре катнашты. Дискуссияне партиянең төбәк бүлекчәсе секретаре, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев алып барды.
— Һәр кешегә кагылучы шушы теманы безнең дәүләт кенә, безнең партия генә гомум фикер алышуга чыгарды. Советлар Союзының элекке республикаларының барысында да мондый законнар кабул ителгән, ләкин бер илдә дә халык белән киңәшләшү үткәрелмәде. Законны беренче укуда кабул итү — ул әле ахыргы редакция түгел. Иманым камил, анда шул исәптән безнең республикадан да күп кенә төзәтүләр кертеләчәк, — диде Константин Толкачев.
Бүген Башкортстанда 1 миллион 200 мең пенсионер яши. Киләсе елга пенсиягә янә 43,5 мең кеше чыгачак. Статистика буенча, пенсия яшенә җиткән кеше-ләрнең яртысы эшләвен дәвам итә. Киләсе елда Русиядә 1 миллион 484,4 мең кешенең пенсиягә чыгу вакыты 1 елга кичектереләчәк.
— Икътисадчы һәм дәүләт эшлеклесе буларак, шуны әйтәсе килә: без бу пенсия реформасы белән ун елга соңга калдык, — диде Алексей Изотов. — Дәүләт думасында пенсия яшен күтәрүгә мөмкинлек бирүче шактый дәлилләр китерелә. Әйтик, гомер озынлыгы артуы: 100 ел эчендә ул, 30 яшькә артып, 73кә җиткән. Ә менә каршы булучылар ирләрнең пен-сиягә кадәр яшәмәвен сызык өстенә ала. Ләкин моңа алкоголизм да, наркомания дә, суицидлар да, эштә алынган җәрәхәтләрдән үлүләр дә сәбәпче. Яшәгәннәр яши, статистика буенча, ирләр пенсиядән соң уртача — 15, хатын-кызлар 24 ел гомер итә.
Алтмыш елда илдә хезмәткә сәләтле яшьтәге халык саны 97 миллионнан 76 миллионга кадәр кимегән. Мәсәлән, 1970 елда 1 пенсионерга хезмәткә сәләтле яшьтәге 3,7 кеше туры килсә, киләсе елга шундый 2 кеше калачак. Ел саен эшләүчеләр саны 400 меңгә кими, ә пенсиягә чыгучылар 1,5-1,6 миллион кеше тәшкил итә.
Алексей Изотов белдерүенчә, хезмәт еллары акрынлап арттырылачак. Ир-ләр пенсиягә 65 яшьтә — 2028 елдан, ә хатын-кызлар 63 яшьтә 2034 елдан гына чыга башлаячак. Шул ук вакытта пенсия законнарына үзгәрешләр вакытыннан алда пенсиягә хокуклы, социаль сәбәпләр буенча страховка пенсияләре тәгаенләнгән гражданнарга кагылмаячак. Атап әйткәндә, биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләгән әниләр, 8 яшькә кадәр инвалид бала караган хатын-кызлар, күрү буенча 1нче группа инвалидлар, радиация һәлакәтләрендә зыян күргәннәр, зыянлы һәм хәвефле шартларда эшләгән хезмәткәр-ләр пенсиягә элеккечә чыгачак.
Моннан тыш, 40 ел стажы булган хатын-кызлар һәм 45 ел стажлы ирләр пенсиягә тиешле вакыттан алда чыга ала. Пенсиягә чыгарга мөмкинлек бирүче махсус стаж да саклана: әйтик, авылда эшләгән медицина хезмәткәрләре өчен ул — 25, ә шәһәрдә эшләгәннәргә 30 ел тәшкил итә.
Очрашу барышында җыелучылар яңа закон проектын раслаганда күз уңында тотылырга тиешле тәкъдимнәрен кертте. Әйтик, пенсиягә чыгу алдындагы кешене түләүсез яңадан укытуны оештыру, яшь кеше статусын — 35, ә яшь гаиләнекен 40 яшькә җиткерү буенча тәкъдимнәр яңгырады.
Шулай ук, авыл халкына аерым игътибар бирү зарурлыгы ассызыкланды. Аларның гомер озынлыгы шәһәрнекеләргә караганда азрак булганлыктан, авыл кешеләре өчен пенсия яшен ул кадәр күтәрмәскә тәкъ-дим ителде. Күпбалалы әниләр өчен дә шартларны йомшарту зарурлыгы турында белдерелде.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.