Кичәгенәк - 1 нче августта Татарстанның халык шагыйре, якташыбыз Роберт Миңнуллин 70 яшьлек юбилеен билгеләде.
Шул уңайдан 11нче августта -аның туган ягында - Илеш районы Шәммәт авылында "Шигырь һәм җыр Сабан туе" үткәреләчәк. Анда киң билгеле татар, башкорт шагыйрьләре һәм җырчылары катнашачак, кунакларга шагыйрьнең яңа китабы бүләк ителәчәк. Шигырь һәм җыр Сабантуенан читтә калмагыз, дуслар!