Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Русиядә халык саны 157 миллионга җитәчәк

«Известия» гәзите хәбәр итүенчә, "Росстат" 2036 елга Русиядә халык саны 157 миллионга җитәчәк дип фаразлый.

Демографик фаразның узган елгысы белән чагыштырганда, бу өч миллионга артыграк. Халык саны мигрантлар исәбенә генә түгел, табигый үсеш исәбенә дә артачак.

Белгечләр фикеренчә, 2035 елга табигый үсеш елына 349 мең кешегә җитәчәк. Моннан тыш, Русиягә ел саен 0,5 миллион мигрант килергә тиеш. Бу Русия 2025 елга кадәр исәпләнгән Демографик сәясәт концепциясендә һәм 2017 елда кабул ителгән «Сәламәтлек саклау тармагын үстерү» программасында куелган максатларга ирешеләчәк дигән сүз. Соңгысы гомер озынлыгын арттыру һәм үлемне киметүне күздә тота.

Фото pixabay.com сайтыннан