Балтач районының Кизгәнбаш авылы якташларын һәм чит район кунакларын бәйрәмгә җыйды.
Узган шимбәдә Балтач районының Кизгәнбаш авылында “Саумысыз, якташлар!” бәйрәме үтте. Инде берничә тапкыр үткәрелгән бу чара башка авылларда үткән мондый бәйрәмнәрдән берникадәр аерыла.
Бәйрәмне шушы авылда туып-үскән, бүген Ижевск шәһәрендә яшәүче “Иждрил Холдинг” компаниясе директоры Флорид Фәйрушин оештырган. Быел спонсорлар исемен биредә туып-үсеп, чит өлкәдә яшәүчеләр Илдар Валентинов һәм Равил Гәрәев та тулыландырды.
Быел авылга нигез салынуга 240 ел тулды. Бәйрәмгә әзерлек эшләре дә авылны төзекләндерүдән башланды. Шушы чара кысаларында авылның 14 кешесенә “Авылның шәрәфле шәхесе” исеме тапшырылды. Шулай ук, биредә яшәүче 80 яшьтән өлкәнрәк булганнарга һәм яңа гына гаилә коручыларга бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмне Башкортстанның һәм Татарстанның сәхнә йолдызлары Зөһрә Шәрифуллина, Иркә, Ризат һәм Зинира Рамазановлар, Фәридә һәм Роберт Тимербаевлар, Айдар һәм Алмаз Юнысовлар, Илмира Нәгыймова, Р