Безнең Базытамак урта мәктәбе яны тәҗрибә участогы районда иң зурлардан булып, 5 гектарга якын мәйданны били. Монда җиләк-җимеш, яшелчә, чәчәкләр, дару үләннәре үстерү өчен аерым кишәрлекләр бүлеп куелган, тәҗрибәләр үткәрү өчен тиешле шартлар тудырылган. Бакчада укытучылар, техник хезмәткәрләр, укучылар белән бергә эшләп, кыш буена җитәрлек яшелчә, җиләк-җимеш үстерә, төрле тәҗрибәләр үткәрә.
Иртә яздан кара көзгәчә бакчада эш кайный. Бүгенге көндә монда укучыларның җәйге практикасы дәвам итә. Мәктәп ашханәсенә җитәрлек күләмдә яшелчә-җимеш үстереп алыр өчен алар бар көчен сала. Суган, кишер, чөгендер, бәрәңгенең рәт араларын эшкәртәләр. Шул ук вакытта бакчада җиләк, карлыган өлгерә.
Җыеп туңдыргычка салынган карлыган, слива, кура җиләге, торннан укучылар өчен компот кайнатыла, яшелчәләрдән төрле-төрле салатлар ясала. Җиләк-җимешнең бер өлеше сатылып, аннан алынган керем мәктәпкә ремонт ясау өчен тотыла.
Педагогик хезмәт ветераннары утырткан “Розалар аллеясы” шау чәчәктә утыра. Бик күп төрле чәчәкләргә күмелеп утырган бакчабыз әкият дөньясын хәтерләтә. Район конкурсларында ул елның-елында призлы урыннар яулый.
Илмера Ахунова,
Илеш районы
Базытамак мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.