Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

«Матур» номер саткан өчен хөкем ителәчәк

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы Уфа идарәсенең ЮХХДИда автомототранспорт чараларын теркәү бүлегенең элекке җитәкчесе суд алдына басачак. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

36 яшьлек полиция хезмәткәре ришвәт алуда гаепләнә. Республика Прокуратурасыннан хәбәр итүләренчә, узган елның июлендә ул танышына “777” саннары белән дәүләт номерын 25 мең сумга тәкъдим иткән. Уфада яшәүче хатынкай, акчаны соңрак түләрмен, дигән.

Ике атна узгач, полицейский, уртак танышларына шалтыратып, күрсәтелгән хезмәт өчен акча таләп иткән. Оператив хезмәткәрләр аны ришвәт алганда тоткарлаган.

Ул эшеннән азат ителгән. Җинаять эше Уфаның Октябрьский районы судында каралачак.

Фото: pixabay.com