Ходай аны бала күңелен аңлау, кеше җанына ачкыч ярата белү сәләте белән бүләкләгән.
— Җыр, музыка тылсымын ачу һәм укучыларны җырларга өйрәтү, серле дә, могҗизалы да дөньяга ‒ олы сәнгать юлына чыгарга булышу минем язмышым, — ди Римма Садыйкова.
Ул укытып чыгарган, тәрбияләгән, фестивальләргә әзерләгән, бихисап бәйгеләрдә катнашып көч сынаган студентларның саны... очы-кырыена чыгарлык түгел.
Римма Рушан кызы канат куеп очарга өйрәткән, ягъни тавыш мөмкинлекләрен, сәләтләрен ачып, олы сәнгать юлына чыгарган студентлары хакында сәгатьләр буе сөйләргә әзер. Ул һәркайсысы белән бөтен күңелен биреп, яратып шөгыльләнә. Студентларга үз аналары сыман кайгыртучан да, таләпчән укытучы да була белә. Тырышлык, максатка ирешү өчен кирәкле үҗәтлекне дә мул итеп биргән аңа табигать. Студентларга сәләтләрен ачу, үстерү мөмкинлеге бирүче дә, бик күп җырлар авторы да ул.
Балачак
Мин гади гаиләдә үстем дисәм, бик үк дөрес булмастыр. Чөнки әтием белән әнием сәнгать дөньясына гашыйк кешеләр иде. Әтиемә Ходай Тәгалә сәләтне өеп биргән. Ул берничә төр инструментта уйный иде. Бернинди нотаны белмичә теләсә кайсы көйне яттан уйный ала иде ул. Әниемнең, әтиеңне филармониягә эшкә чакырганнар иде, үзенең теләге булмады, дип сөйләгәне истә калган. Әнием дә бик матур җырлый иде. Бәлки икесе дә ямьле Дим буйларында үскәнгә күрәдер, тавышы татар халкының мәшһүр җырчысы Фәридә Кудашеваныкына охшаш иде. Аның искиткеч матур итеп җырлавын әле дә сагынам. Әнием мәктәп-тә математика фәненнән укытты, ә гомерлек хыялы — җырчы булу теләге иде. Кызганыч, аның гомере кыска булды. Нибары кырык дүрт яшендә вафат булды. Минем үземә ул вакытта унтугыз яшь иде.
Хезмәт баскычлары
Сәнгать дөньясына әниемнең дә фатыйхасын алып кереп китә алуыма мин шатмын. Мәктәптән соң, Уфа сәнгать училищесының фортепиано бүлеген уңышлы тәмамлап, Казан дәүләт педагогия институтына укырга кердем. Уфага кайтып, үзем белем алган училищега концертмейстер булып эшкә урнаштым. Хезмәт юлын мине берничә ел элек кенә укыткан укытучыларым белән бергә башладым. Мин аларга бик рәхмәтлемен. Мине, яшь булуыма карамастан, үз иттеләр, һөнәрнең асылына төшенергә булыштылар, һәрвакыт үсәргә ярдәм итеп тордылар. Концертмейстер эшен бик яратып 22 ел буена башкардым. 2002 елда Мәскәү шәһәрендә уздырылган Бөтенрусия “Матур тавыш” бәйгесендә “Иң яхшы” концертмейстер номинациясендә җиңү яулап, үзенә күрә бу эшемә нокта куйдым. Ә сәбәбе — күңелемдә йөрткән вокал бүлегендә педагог булу теләге елдан-ел көчәю. Шуңа күрә Ростропович исемендәге Ырынбур дәүләт сәнгать институтының вокал бүлегенә читтән торып укырга кердем. Шулай итеп бер баскычтан икенче баскычка күтәрелдем.
Бар булмышы
Мин үз эшемне мөкиббән китеп яратам һәм бар булмышымны бирәм. Минемчә, бары тик шулай эшләгәндә генә югары үрләр яулап була. Кемдер көнкүрештә бәхетле булуны хуп күрсә, мин эшем белән бәхетле. Үземне шушы өлкәдә тапканыма язмышыма чиксез рәхмәтлемен. Музыкасыз үземне күз алдына да китерә алмыйм. Һәркөн ниндидер яңалык эзлим, үз өстемдә эшлим, концертларга еш йөрим. Студентлар белән беррәттән атлап барыр өчен алардан калышмаска кирәк. Яшьләребез бик белемле, яңалыкны тиз үзләштерә һәм бу аларга ярдәм дә итә. Гомумән, җырчы һөнәре читтән карап торганда гына җиңел тоела. Чынында исә бик үҗәтләр генә югары үрләр яулый. Табигатьтән килгән талантны үстерер өчен армый-талмый эшләргә, бик күп нәрсәләрдән тыелырга, һәрдаим үз-үзеңне контрольдә тоту таләп ителә.
Студентлар
Укытучылык эшен мин мәңгелек белән чагыштырыр идем. Һәр остаз яңа килгән баланың иксез-чиксез күңел байлыгын ачып салырга тырыша. Һәркемнең үзенчәлеген эзли, талантын үстерергә булышлык итә. Яңа килгән студент чәчәккә бөреләнгән, әле таҗларын ачмаган бер гөл шикелле. Шул чәчәкне үстерер өчен бар көчеңне, белемеңне, үз талантыңны кулланып нәтиҗә көтәсең һәм аласың. Бу хәл елдан-ел кабатлана тора, шуның белән мәңгелеккә әверелә. Талантлы балалар шулкадәр күп, мин моңа сөенәм. Кемнеңдер талантын ачып, вакытында күреп үземнең дә өлешне керткәнмен икән, мин чиксез бәхетле. Ә андыйлар инде шактый күп. Барсының исемнәрен әйтеп бетерү дә мөмкин түгелдер: Илнар Миранов, Илсур Сабитов, Лиана Фәттахова, Динә Хафизова, Зөһрә Вәлиева, Азалия Фазылова, Ленар Гайсин, Ләйсән Сәйфуллина һәм башкалар. Миндә укып чыккан студентлар инде үзләре дә югары үрләр яуласа да, һаман яныма килеп хәлемне белә, киңәшләшә. Мин һәр укучымның язмышы өчен хафаланам, бары тик яхшылыклар гына телим. Безгә бит күпчелеге 16 яшьлек балалар килә. Оясыннан яңа чыгып киткән кошчыкларны үз канатың астына алып тәрбияләргә туры килә. Шунсыз булмый. Кайберәүләр укырга керсәләр дә, үзләренең нәрсә теләгәннәрен аңлап бетерми. Сәнгать училищесында үзләренә нәкъ шушы һөнәр кирәклеген төгәл аңлаучы гына укый ала. Илке-салкы килгәннәр тиз китә. Югалып калмаска, барган юлдан тайпылмаска, дөрес юнәлеш табарга кулыңнан килгәнчә тырышасың. Укыткан вакытта төрле хәлләр булырга мөмкин. Кайчак укучыларымны каты гына итеп ачуланып та алырга туры килә. Мондый хәлдән соң, бик каты бәрелмәдем микән, дип хафаланам. Икенче көнне үзем барып гафу да үтенә алам. Чөнки һәр студентым үз балам кебек кадерле.
Гаилә
Бер кыз һәм бер улым бар. Улым Руслан Башкортстан дәүләт университетының физика-математика факультетын тәмамлады. Шулай да, ул да сәнгатькә кагылышлы эштә эшли. Бүген ул “Уфа утлары“ күңел ачу комлексында диджей һөнәре буенча укыта. Кызым Кадрия Уфа сәнгать училищесының берьюлы ике факультетында укып чыккач, Мәскәү консерваториясен быел гына тәмамлады. Чит телләр өйрәнү белән кызыксына. Француз, инглиз телләрен яхшы белә.
Сәхнә
Искә алганыгыз бармы? Сәхнә тигез җирдән күпмедер дәрәҗәдә югарырак тора. Димәк, сәхнәгә күтәрелгәнсең икән, син башкалардан нәрсә белән булса да аерылып торырга, яки әйтер сүзең булырга тиеш. Сәхнә ул аерым тормыш. Һәм әйтер идем, анда ир-атка җиңелрәк. Хатын-кызга дан-шөһрәт, ниндидер үрләр яулавы күпкә авыррак. Укучыларым имтихан яки берәр концерт вакытында сәхнәгә чыгарга куркып торса: “Син нәрсә куркып торасың? Синең белән бергә җырның композиторы, сүз авторы һәм өстәвенә концертмейстер үзе чыга бит! ” — дип шаяртам. Хәзер яшьләргә бик күп юллар ачык булуы сөендерә. Сәхнәгә чыгар өчен телевидение, интернет та мөмкинлек бирә.
Халык җыры һәм конкурслар
Мин халык җырларын бик яратам. Татар җырының кабатланмас моңы күңелемнең иң нечкә кылларын тибрәтә. Халык җырларында аның фаҗигале язмышы, бар булмышы күзаллана. Аларга булган мәхәббәтне әти-әнидән алдым һәм һәрвакыт бу хисләрне йөрәк түрен-дә йөртәм. Студентлар белән бәйгеләргә әзерләнгәндә, репертуарыбызга мотлак рәвештә халык җы-рын кертәбез. “Татар моңы” телевизион конкурсы, “Туган тел” татар җырларын яшь башкаручылар конкурсы, Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестива-лендә теләп катнашабыз. Бу конкурсларда бик күп укучыларым бе-лән җиңү яуладык. Әзерлек барышындагы күп сәгатьле репетицияләрдә туган моңга булган мәхәб-бәтем укучыларыма да күчә. Шулай итеп аларда милли тойгылар уяна алар, халкыбызның гореф-гадәтләре белән тагын да ныграк кызыксына башлый. Конкурсларга әзерләнү укытучыдан да, студенттан да күп көч таләп итә. Чөнки аларга әзерлек күпчелек дәрестән тыш вакытта була. Уку программасындагы җырлар белән беррәттән, өстәмә әсәрләрне дә җентекле өйрәнергә кирәк. Бары тик фидакарь хезмәт кенә югары уңышларга китерә. Студентларым белән Болгариядә, Франциядә чыгыш ясаганыбыз бар. 2008 елда Парижда узган “Роза ветров” дип аталган халыкара конкурста “Өмет” ансамбле белән лауреат исемен алдык. “Уфа егетләре” ансамбле белән дә бик күп җиңүләр яуладык. Хәзер мине конкурслар жюриенда эшләргә дә чакыралар.
Иҗат
“Сезгә илһам кайчан килә?” — дип еш сорыйлар миннән. Ә ул сорап килми... Чынында исә күңелем күтәренке чакта килә миңа илһамлы мизгелләр. Берәр юк кына нәрсәдән дә күңелем күтәрелеп китсә, җанымда моң ярала. Шактый күп җыр-лар иҗат ителде. Аларны Римма Амангилдина, Рәфисә Әсәдуллина, Җәмил Әбделманов, Вилдан Абрамов, Искәндәр Газизов, Ришат Төхвәтуллин һ.б. башкаруында ишетергә мөмкин. Үзешчән композиторларның М. Латыйпов исемендәге зона конкурсы лауреаты да булдым.
Тормыш яме үсештә
Мин һәрвакыт үсештә. Заман белән бергә атлар өчен хәзерге көндә башкача мөмкин дә түгел. Китаплар укырга, кызыклы яңа ноталар эзләргә, чит телләр өйрәнергә яратам. Тормышымдагы хыялларымның берсе — җырларымның җыентыгын чыгару. Шулай ук студентларымның берәрсе дөнья күләмендә танылу табуын да чын күңелемнән телим. Хак Тәгаләдән барча якыннарыма сәламәтлек сорыйм. Кешеләр бер-берсенә яхшылык кына кылсын иде. Шулай булганда дөньяда яшәве матуррак та, рәхәтрәк тә.
Үр артында үрләр бар. Кеше гомере буе шул үрләрне бер-бер артлы яулый бара. Чираттагы үрне яулаганда, моннан алдагысының күпме җиңел үтелүен аңлый. Шулай итеп кеше чыныга. Тирә- яктагылар аңардан үрнәк ала. Ә инде үз тәҗрибәсендә чыныккан остазлар соклану хисе уята. Алар — илһам чишмәсенең башында сабыр гына торып, дөньяга матурлык тудырырга туган шәхесләр.
Зөһрә ИСЛАМОВА.