Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Афәрин, Ангелина!

“Әллүки” журналы матбугатка икенче яртыеллыкка язылу кам­паниясендә үз абунәче­ләре арасында үткәргән конкурста Федоровка районының Динес авылыннан Ангелина Әбдү­шева махсус бүләккә лаек булды. Шушы көннәрдә без күн тупны һәм татарча китапны җиңүчебезнең өенә илтеп тапшырдык.

— Ангелина быел Динес урта мәктәбенең дүртенче сыйныфын тәмамлады. Бары тик яхшы билгеләренә генә укый. Кызыбызның укуда шундый уңышларга ирешүендә, әлбәттә, “Әллүки” журналының өлеше дә гаять зур. Без журналдагы төрле биремнәрне, башваткычларны берсен дә калдырмый чишеп, һәр язганны игътибар белән укып чыгабыз. Болар, әлбәттә, баланың үсешенә уңай йогынты ясый, — ди Ангелинаның әнисе Алсу Әбдүшева.

Әйткәндәй, әлеге күркәм гаиләдә “Әллүки” журналын чыга башлаганнан бирле алдыралар икән. Тәүдә Әбдүшевлар журналны хәзер 19 яшьлек уртанчы уллары Айрат өчен алдырганнар. Бүген инде үзе гаилә башлыгы булган өлкән уллары Маратның гаиләсендә дә “Әллүки” журналы мөһим тәрбияви әсбапка әйләнәчәгенә дә иманы камил Алсу Әбдүшеваның. Үзләре исә гаиләдә матбугатны күпләп алдырып укый, тиздән алар йортына “Кызыл таң” гәзите дә килә башлаячагына ышандырды Алсу ханым. Әлбәттә, милләт һәм матбугат җанлы мондый дусларыбыз күп булганда басмаларыбыз гына түгел, халкыбыз киләчәге дә, һичшиксез, якты булачак.

Ә инде җиңүчебез Ангелинадан үскәч кем буласың дип сорагач, ул сер итеп кенә: “Я табиб, я хәрби”, дип җавап бирде. Булыр, булыр, хәрби генә түгел, чын генерал да булыр әле Ангелинабыз! Ахыр чиктә, “Әллүки” журналы рухында ныклы патриотик тәрбия алып, инде бүгеннән җиңүчеләр сафына күтәрелгән булдыклы кызыбыз бит ул!

Илдар Фазлетдинов.

Федоровка районы.