28 июль – Бөтендөнья гепатитка каршы көрәш көне.
Гепатит белән көрәш көне уңаеннан уфалылар бушлай диагностика үтә ала. 16-29 июльдә Уфаның кайбер поликлиникаларында графикка ярашлы Фиброскан аппаратында В һәм С гепатиты белән авыру хәвефе булган пациентларга бавырны тикшерү оештырыла. 28 июльдә “Башкирия” лайфстайл үзәгендә 12-17 сәгатьләрдә теләгән һәркем В һәм С гепатитына беренчел скрининг үтә ала. Моның өчен бары тик кан анализы бирергә кирәк. Чара “Бергәләп гепатитка каршы” акциясе кысаларында Уфаның 4нче инфекцион клиник дәваханәсе белән берлектә үткәрелә.
В һәм С гепатитлары – вирус инфекциясе китереп чыгарган бавыр ялкынсынуы авыруы. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы бу авыруның эпидемиясе аркасында булган кешелек, социаль, икътисади югалтуларга игътибарны җәлеп итәргә теләп, С гепатитын “акрын хәрәкәткә килүче бомба” дип атады. Авыруның ел саен ВИЧ, туберкулез һәм малярияга караганда күбрәк гомерләрне алып китүе билгеле. С гепатитының коточкыч хәвефе шунда – ул башланг