Безнең Яңа Аткүл авылы Калтасы районында матур табигате, кешеләре, шунда туып-үсеп, белем алып республикада һәм илдә танылган шәхесләре белән дан тоткан татар авылларының берсе ул. Быел 7 июльдә авылыбыз тарихында зур вакыйга булды.
Бу көнне Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган һәм яраланып кайтып, авылда тормыш корып күмәк хуҗалыкны аякка бастыруга зур хезмәт салган ветераннарыбыз хөрмәтенә истәлекле стела ачылды. Бу эшне башлап йөрүче депутатыбыз, район Советы рәисе Азат Габдрахманов булды. Стеланы тантаналы ачканда Рамил хәзрәт сугыш корбаннары рухына Коръән укыды, соңыннан бергәләп дога кылдык. Истәлекле стеланы тыл һәм хезмәт ветераны Нурия апа Фәрдиева, Калтасы районы хакимияте башлыгы Юрий Садыров, район ветераннар советы рәисе Евгений Илчегулов ачтылар. Мәктәп укучылары, районның “Эрви” милли биюләр ансамбле, үзешчәннәр чыгышы чараны матур итеп музыкаль яктан бизәделәр. Мондый вакыйга кунакларсыз үтми бит инде. Алар арасында район татарлары мөхтәрияте җитәкчесе Резеда Әсәдуллина да бар иде.
Әлеге чара Рәмилә Фәрдиева һәм Нур-җыян Шәйгарданова әзерләгән “Солдат боткасы” һәм бәйрәм табыны белән тәмамланды.
Билгеле җырда әйтелгәнчә, Идел һәм Дунай буйларында ятып калган, илебез иминлеге өчен гомерләрен биреп, туган якларына әйләнеп кайталмаган солдатлар — авылдашларыбыз күңелләребездә, йөрәкләребездә, хәтерләребездә мәңге сакланырга тиеш.
Әдибә Хаҗиева,
хезмәт ветераны,
Нефтекама шәһәре.