25 июньнән 15 июльгә кадәр Әлшәй районындагы А.П. Чехов исемендәге шифаханә базасында балалар өчен “Җәйләү” профильле сменасы эшләде. Башкортстан тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү буенча оештырылган сменада, республика мәктәпләре укучыларыннан тыш, Чиләбе, Ырынбур, Свердловск, Саратов өлкәләреннән, Татарстаннан, Мәскәүдән килгән 80 сәләтле бала ял итте.
Аларның һәркайсы туган тел һәм әдәбият, тарих һәм Башкортстан мәдәнияте буенча олимпиадаларда җиңү яулаган, иҗади конкурсларда уңышка ирешкән. Әлеге сменада ял итүче укучыларның сәламәтлеген ныгыту һәм вакытларын күңелле үткәрү өчен төрле спорт чаралары, уеннар, марафоннар, конкурслар оештырылды. Лагерь тормышы “Ак тирмә”, “Алпамша”, “Җәйләү батыры”, “Саумы, саумы әкият!” бәйгеләре, “Мин яратам сине, Җәйләү!” фотокроссы, “Курай моңы — халык язмышы”, “Шәҗәрә”, “Сабантуй” бәйрәмнәре, “Мин Башкортстанда туганмын”, “Киләчәк безнең кулларда” кебек квестлар, Башкортстанның 100 еллыгына багышланган брейн-ринг, “Ак тирмә”, “Бердәмлек” дөнья халыклары фестивале кебек бик матур чаралар белән баетылды.
Профильле смена сәләтле балаларны үстерү һәм аларга ярдәм итү максатыннан оештырылды. 14 июльдә узган тантаналы ябу кичәсендә Мәгариф министрлыгы, Бөтендөнья башкортлары корылтае вәкилләре, Әлшәй районының мәгариф бүлеге белгечләре дә катнашты.
Башкортстанның тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү буенча оештырылган профильле смена Русия төбәкләреннән җыелган сәләтле балалар өчен дуслыкны ныгыту, аралашу һәм иҗат итү урынына әйләнде.
Зөлфия ФӘТХЕТДИНОВА.