Әле карлыган өлгергән чак. Шушы рецепт буенча желе эшләп карагыз! Бик тәмле килеп чыга.
Башта 13 стакан карлыганны яхшылап юасың, аннары шуңа ярты стакан су салып, 7 минут кайнатасың да газны минимумга кадәр кысып бетерәсең. Шуннан 13 стакан шикәр комы саласың һәм газны сүндермәгән килеш җәһәт-җәһәт кенә 3-4 минут болгатасың. Шуннан газны сүндереп куясың.
Желеның шикәр комы эреп бетсен өчен аны ара-тирә болгатып аласың. Менә шундый уңайлы гына рецепт.
Карлыган желесын, капрон капкач белән ябыласы банкаларга тутырып, суыткычта сакларга киңәш ителә. Шушылай саклаганда ул икенче уңышка кадәр тора ала.