Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Урсай үзенең моңлы улын тыңлады

Авылдашлары чакыруы буенча күренекле композитор, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе һәм Татарстанның халык артисты Әнвәр Шәрәфиев 20-22 июльдә күрше республиканың Азнакай районында, туган авылы Урсайда кунак булып китте.
“ Туган авылында малтабар Сирин Хафизовның Ык елгасы буендагы ял йортының банкет залы ул көннәрдә милли музыка авазларына тулды. Анда профессиональ композитор әсәрләрен башкарырга теләүчеләр авторның үзе белән репетицияләр ясады. 21 июльдә кадерле кунак катнашлыгында авыл бәйрәме үткәрелде. Авылда тормышлар катлауланып китүгә карамастан, кешеләрнең күңел төшенкелегенә бирелмичә, рухи күтәрелеш кичерүенә композитор чын-чынлап куанды. Ул авылдашларын ничек сагынып кайтуын чын йөрәктән чыккан сүзләре белән җиткерде, тальян һәм баянда үз көйләрен уйнады,” - дип яза безгә Урсай авыл Советы депутаты, хезмәт ветераны, Русия Журналистлар берлеге әгъзасы Хәким Гыйләҗев. Казанда яшәүче шушы авыл иҗатчысы Мирхәтим Хәлиуллин сүзләренә композитор тарафыннан әле яңа гына язылг

Авылдашлары чакыруы буенча күренекле композитор, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе һәм Татарстанның халык артисты Әнвәр Шәрәфиев 20-22 июльдә күрше республиканың Азнакай районында, туган авылы Урсайда кунак булып китте.

“ Туган авылында малтабар Сирин Хафизовның Ык елгасы буендагы ял йортының банкет залы ул көннәрдә милли музыка авазларына тулды. Анда профессиональ композитор әсәрләрен башкарырга теләүчеләр авторның үзе белән репетицияләр ясады.

21 июльдә кадерле кунак катнашлыгында авыл бәйрәме үткәрелде. Авылда тормышлар катлауланып китүгә карамастан, кешеләрнең күңел төшенкелегенә бирелмичә, рухи күтәрелеш кичерүенә композитор чын-чынлап куанды. Ул авылдашларын ничек сагынып кайтуын чын йөрәктән чыккан сүзләре белән җиткерде, тальян һәм баянда үз көйләрен уйнады,” - дип яза безгә Урсай авыл Советы депутаты, хезмәт ветераны, Русия Журналистлар берлеге әгъзасы Хәким Гыйләҗев.

Казанда яшәүче шушы авыл иҗатчысы Мирхәтим Хәлиуллин сүзләренә композитор тарафыннан әле яңа гына язылган «Урсай моңнары» җырын музыка укытучысы Лениза Шәрипова бик уңышлы башкарды. Ә инде Гәрәй Рәхим сүзләренә язылган барыбызга да таныш «Уйнагыз, гармуннар!» җырын шушы авылда яшәүче, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясен тәмамлаган Әнвәр Шәрипов җырлагач, халык аны алкышларга күмде. Күрше Тымытык авылының иң оста җырчысы, күп тапкырлар Татарстан һәм Башкортстан сәнгать осталары белән бер сәхнәдә чыгыш ясаган Равил Шәфигуллин башкаруындагы җырлар бәйрәмгә ямь өстәде. Черногориядә узган Халыкара конкурс лауреаты, Әлмәт музыка колледжы студенты Газинур Равилов һәм аның әнисе Әлфиянең баянда уйнаулары халыкта моң һәм талантның бетмәс-төкәнмәс икәнен тагын бер кат раслады. Әлеге бәйрәмдә заманында Казан педагогия институтын тәмамлаган авылдашыбыз Мәдинә Гарипова укытучысы Әнвәр Шәрәфиевка рәхмәт сүзләрен шигырь юллары аша җиткерде.

Илгә танылган композитор Әнвәр аганың туганнан туган сеңлесе, бүген Әлмәттә яшәүче Фәүзия Мостафина һәм аның ире Римаз Җәмилов, берсе - баянда уйнавы, икенчесе моңлы җырлавы белән талантның нәселдән килүен расладылар. Кыскасы, Урсайның күптәннән мондый бәйрәм күргәне юк иде.

Композитор Әнвәр Шәрәфиев - балалар өчен күп әсәрләр язган композитор, Казан дәүләт педагогия институтының музыка факультетында һәм башка уку йортларында укучыларга белем биргән педагог. Аның инструменталь әсәрләре Бөтенрусия һәм Халыкара фестивальләрдә яңгрый. СССР, Русия һәм Татарстан Композиторлар берлекләре әгъзасы Әнвәр Җәмил улының 200дән артык җыры бар, аларны төрле елларда Татарстан сәнгать осталары башкарды. Хәзерге җырчылар да аның җырларын тамашачыга ишеттереп тора.

Фото: Хәким Гыйләҗев фотосы