Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Студент булырга соңга калма!

Республика вузларына документлар кабул итүнең иртәгә соңгы көне.

Бик озак уйлаган абитуриентларга да бүген-иртәгә документларын югары уку йортына тапшырып өлгерергә кирәк. Документларның күчермәсен генә биргән кызлар һәм егетләр дә ашыгырга тиеш: оригиналың юк икән, димәк, укырга керә алмыйсың.

Мәгариф министрлыгы мәгълүматлары буенча, быел республика вузлары бюджетка 9326 студент алырга тиеш, шул исәптән, бакалаврга — 5024, белгечлеккә — 1212, магистрга 3090 кеше.

БДИ нәтиҗәләре белән укырга керүчеләр өчен документлар тапшыруның иртәгә соңгы көне. 27 июльдә студентларны кабул итү башлана, 29 июльдә кабул итү турында приказ чыга. Укырга кабул итү турындагы икенче приказ 3 августта чыгачак.

Фото: pixabay.com