Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгының V «Минем җирем Русия-2018» иҗади конкурсы башланды. Ул "2020 елга кадәр Авыл хуҗалыгын үстерү" дәүләт программасы чикләрендә үткәрелә.
Конкурс оештырылганнан башлап 81 төбәктән 15 меңнән артык гариза каралган, шуларның йөздән артыгы акчалата премиягә лаек булган.
Конкурска телевидениедә, радиода эфирга чыккан, матбугат чараларында һәм Интернетта басылып чыккан проектлар кабул ителә. Эшләр Русия авылының уңай образын булдыруга, авыл биләмәләрен үстерүнең алдынгы тәҗрибәсен таратуга, авыл хуҗалыгы хезмәтенең абруен күтәрүгә, халык йолаларын саклауга булышлык итәргә тиеш.
Гаризалар 31 августка кадәр кабул ителә.
Быел, конкурс турындагы Положениегә ярашлы, теләсә кайсы номинациядә катнашу өчен кимендә өч мәкаләдән торган проектны тәкъдим итәргә кирәк.
Конкус җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы октябрьдә «Алтын көз-2018» Русия агросәнәгать күргәзмәсендә үтәчәк.
Номинациялар, катнашу шартлары турында тулырак конкурс сайтында.
Фото: Олег Яровиков